

Миасс шәһәрендә «Акмулла укулары» узачак.
«Акмулла укулары» III төбәкара конференциясе Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә 26 октябрьдә узачак. Ул татар, башкорт һәм казах әдәбиятына зур өлеш керткән шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла истәлегенә багышлана.
Чара 10.00 – 18.00 сәгатьләрдә Миасс шәһәре, Керчь урамы,15 адресы буенча («Төзүче» ял үзәге) оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә Чиләбе өлкәсе хөкүмәте вәкилләре, мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкорт корылтае, «Көньяк Урал» иҗтимагый фонды, «Россия халыклары ассамблеясы» төбәк бүлеге, «Уралым» өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты вәкилләре һ. б. катнашачак.
«Акмулла укулары» пленар утырыш белән башлана. Аның барышында очрашуда катнашучыларны сәламләү сүзләре яңгыраячак. Шулай ук Башкортстан Республикасыннан документлар – «Акмулла» журналы күчермәләрен тапшыру тантанасы булачак.
Пленар өлештән соң конференциядә катнашучылар Мифтахетдин Акмулла каберенә чәчәкләр салачак. Исегезгә төшерәбез, бөек шагыйрь-мәгърифәтче төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган Миасс мөселман зиратында җирләнгән.
«Акмулла укулары»ның фәнни өлеше кысаларында «Мифтахетдин Акмулла һәм аның чоры» һәм «Мифтахетдин Акмулла мирасы» тарихи һәм әдәби ике секция эшләячәк. Катнашучылар төбәкләрдә шагыйрь-мәгърифәтче иҗаты һәм мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Фото: bashopera.ru