

19 октябрь көнне "Мизгелләр" Кушнаренко татар халык театры үзенең 61нче сезонын Д. Салиховның "Узып барышлый" драмасы белән ачып җибәрде. Зал тулы халык яраткан үзешчән артистларын бик жылы кабул итте. Алаарны алкышларга һәм чәчәк гөлләмәләренә күмде! Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе җитәкчесе И. Р. Котдусов Бөтендөнья татарлары Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин, Башкортстан татарлары Конгрессы идарәсе җитәкчесе Заһир Әхсән улы Хәкимов исеменнән Кушнаренко татар халык театрын котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.