

Уфа шәһәрендәге Арт-квадрат каршындагы халыкара конкурслар лауреаты, татар халык “Милли аваз» җыр ансамбле Республика көненә багышлап Арт-квадрат мәйданчыгында зур концерт куйды.
Ансамбльне оештыручы үзешчән шагыйрь һәм композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әбделманов:” Арт-квадратта милли моңнарның даими яңгыравы – күңелгә тансык нәрсә. Моңны аңлаган һәр кеше өчен тәгаенләнгән концерт программасы тамашачы күңеленә барып җитә, дип уйлыйм һәм киләчәктә дә Арт-квадрат мәйданчыкларында даими бушлай концертлар куярга уйлап торабыз. Башкалабызның иң дәрәҗәле урынында татар, башкортның классик җырлары яңгырау – бик матур күренеш”,– диде милли сәнгать өчен янып яшәүче Мидхәт ага.