

Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе тапшырылды.
Быел әлеге премиягә Кристина Андрианова — «Триста сарматов», «Пятьдесят пять историй одного толмача» шигъри җыентыклары һәм әдәби тәрҗемәне үстерүгә керткән өлеше өчен; Лиана Мкртчян, Резеда Таһирова — сынлы сәнгать өлкәсендәге «Минем Ватаным — минем җирем» иҗади проекты өчен; Илнур Хәйруллин — башкорт музыка сәнгатен пропагандалау һәм курайны популярлаштырганы өчен лаек булдылар.
Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге премия 30 елга якын тапшырыла. Шул еллар эчендә 94 кеше премиягә лаек булган. Алар арасында талантлы шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, режиссерлар, артистлар, архитекторлар бар.