Мәдәни мохит
9 октябрь 2023, 08:06

Җырчы яшьләр игътибарына!

Уфада чираттагы милли җыр бәйрәме — «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы узачак. Быел ул 13нче тапкыр оештырыла.

Җырчы яшьләр игътибарына!Җырчы яшьләр игътибарына!
Җырчы яшьләр игътибарына!

Уфада чираттагы милли җыр бәйрәме — «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы узачак. Быел ул 13нче тапкыр оештырыла.

Фестивальдә татар һәм башкорт телләрендә җырлаучы сәнгать югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар халык, эстрада, академик һәм автор җыры номинацияләрендә катнаша ала. Балалар номинациясендә 6 яше тулган яшь башкаручыларны көтәләр.

Быел жюрида Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Флүрә Килдиярова, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт филармониясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Фәрзәнә Сәгыйтова, Башкортстанның халык артисты Вильдан Яруллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Урал Иделбаев, шулай ук үткән еллардагы «Идел» лауреатлары Башкортстанның атказанган артисты Зилия Бәхтиева һәм Башкорт дәүләт филармониясе солисты Рәфис Сирусин эшләячәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас