Мәдәни мохит
6 октябрь 2023, 09:41

Казан театры гастрольгә килә!

Алар 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр “Нур” театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Казан театры гастрольгә килә!Казан театры гастрольгә килә!
Казан театры гастрольгә килә!

Уфага дүрт көнлек гастрольләр белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры килә.
Тинчуринлылар 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр “Нур” театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Гастроль репертуарында - Ләйсән Әминованың “Яратам! Бетте-китте!” җырлы-биюле комедиясе (режиссеры - Зөфәр Харисов), Салават Әбүзаровның “Хыялый” лирик комедиясе (режиссеры - Илшат Мөхетдинов), Салават Юзеевның “Кияү урлау” комедиясе (режиссеры - Регина Саттарова) һәм Ркаил Зәйдулланың “Ашина” мистик драмасы (режиссеры - Илсур Казакбаев).
Әйткәндәй, Тинчурин театрының беренче спектакле куелуга ноябрьдә 90 ел тула!

Тарихын исәпкә алганда – олпат, заман белән бер сулышта яшәвенә караганда яшь булган театр белән танышырга чакырабыз!

Казан театры гастрольгә килә!
Казан театры гастрольгә килә!
Казан театры гастрольгә килә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас