Мәдәни мохит
5 октябрь 2023, 08:39

"Килен" сәхнәгә чыкты

4 октябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Заһидә Мусина әсәре буенча куелган «Килен» спектакленең премьерасы булды.

"Килен" сәхнәгә чыкты"Килен" сәхнәгә чыкты
"Килен" сәхнәгә чыкты

4 октябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Заһидә Мусина әсәре буенча куелган «Килен» спектакленең премьерасы булды. Инсценировка өстендә Зөһрә Буракаева эшләгән. Спектакльнең режиссеры – Фиргать Гарипов.

Спектакльдә мәхәббәт, гаилә бәхете, килен һәм кайнә мөнәсәбәтләре тыгыз үрелгән. Сюжет үзәгендә гади хатын-кыз бәхете турында хыялланучы яшь кыз. Аңа ул бәхеткә ирешер өчен бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә.

Спектакльдә күренекле сәхнә осталары белән беррәттән яшь артистлар уйный. Рольләрдә: Лилия Галина, Сара Буранбаева, Эльвира Юнысова, Гөлфия Рәфыйкова, Гүзәл Маликова, Ирек Булатов, Айсылу Йомагулова, Мурат Рәфыйков, Айдар Шамсетдинов, Айым Сөләйманова, Лилия Сәгыйтова, Айнур Габитов.

Премьераны янә сәхнәдә 3 ноябрьдә күрергә мөмкин булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас