

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXII иҗат мизгелен ачты. Театр тамашачыларын Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча Азат Җиһаншин куйган “Туташ” спектакле аша сәламләде.
Мизгел ачылу көнендә театрның фойесында балалар студиясенең татар төркемендә тәрбияләнүчеләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Чараны Айгөл Юлъякшина алып барды.
Җыр-бүләкләрдән соң тамашачылар залга үтте. Алып баручы Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова мизгел ачылу белән тәбрикләде.
Җәйге яллардан соң сәхнә әсәрләрен сагынып җыелган тамашачылар “Нур” артистларын көчле алкышларга күмде. Һәм тиз арада кире әйләнеп килергә җыенып кайтып китте.
Бүген театр коллективы үзенең яңа премьерасын – Бану Каһарманованың “Яшәве рәхәт” спектаклен тәкъдим итә.