

Халыкара Аксаков көннәре Башкортстанда 27-30 сентябрьдә үтте. Быел бәйрәм Сергей Тимофеевич Аксаковның 232 еллыгына багышланды. Бәйрәм чаралары Уфа, Кырмыскалы, Бәләбәй, Дәүләкән районнарында оештырылды.
Истәлекле көн уңаеннан Дәүләкәннең тарих-туган якны өйрәнү музеенда рус язучысына һәйкәл ачылды. Аны ачу тантанасында Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссиядән, хәтта Германиядән килгән кунаклар катнашты. Бюстны Аксаков фондының беренче рәис урынбасары Вячеслав Аброщенко, Русия Герое Николай Гаврилов, Дәүләкән районы хакимият башлыгы урынбасары Юрий Кузнецов ачты.
Язучы һәйкәленә чәчәкләр салынды, мәктәпнең Аксаков классы укучылар шигырьләр укыды. Самара өлкәсенең Аксаков комитеты рәисе Павел Коровин үзе язган «Аленький цветочек» җырын башкарды. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.