

Мәгълүматлар чоңгылына эләгеп бөтерелгән, туктап тын алырга да вакыт җитмәгән бу заманда һәркемнең бер генә мизгелгә булса да тормышын “пауза”га куеп, онытылып торасы киләдер ул. Ә андый мөмкинлекне, миңа калса, бүгенге көндә театр гына бирә ала. Төрле дәвергә, төрле мохиткә, төрле халәткә чумдыра. Еласың килгәндә дә көлдерер, еласың килмәгәндә дә елатыр көчкә ия ул. Нәкъ шуның өчен телевидение генә түгел, хәтта интернет тормышыбызны биләп алса да, театр яши. Яз саен тамашачысы белән хушлаша, әмма көз саен ишекләрен янә ача. Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXII иҗат мизгелен бүген, 29 сентябрьдә, Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча куелган “Туташ” спектакле белән ачып җибәрәчәк.
Хәтерегездә булса, бу театрның узган мизгелдәге соңгы премьерасы иде. Май ахырында тулы заллар җыйган сәхнә әсәре татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган. Анда милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган, бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы ханымның ачы язмышы сурәтләнә. Истәлекләрендә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: “Исегездән чыгармагыз мине, онытмагыз!” дип язып калдырган. Татар халкының гына түгел, гомумән, төрки халыклар арасында беренче актриса булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская онытылырга тиеш түгел. "Туташ" спектаклен сәхнәгә чыгаруның да бер максаты шул. Ә гомумән, әлеге сәхнә әсәре тамашачыларны көндәлек ыгы-зыгыдан арынып, яшәүнең чын мәгънәсе турында җитди уйларга этәрә. Театраль роман жанрындагы спектакльдә театрның тулы труппасы диярлек катнаша. Ә төп рольнең берсе булган өлкән яшьтәге Волжскаяны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева башкара.
–Йөрәк түрендә хыялы булса да, күңеле белән көтсә дә, һәрнәрсәгә ышанып җитми торгандыр ул артист халкы. Сәхибҗамал турында спектакль куеласын белгәч, мин дә уйга чумдым. Биеккә сикерәсем килсә дә, булмышымнан чыгып, шушы рольгә тәгаенләнсәм, башкарып чыга алырмынмы дигән уй йөгереп үтте, билгеле. Әмма чыннан да минем бәхетемә эләккән, өлешемә төшкән бәхет дип саныйм мин аны. Бик сирәк очрый андый рольләр. Зур бүләк дип кабул иттем. Рольне чыгарганда кыенлыклар туды дип әйтәсем дә килми. Бу эшне хезмәттәшләрем белән бергәләп матур итеп җиңеп чыктык. Мин режиссерга ышандым. Ул мине шушы рольдә күргән икән, аның белән кулга-кул тотынышып атлыйсы, иҗат итәсе генә кала. Режиссер белән артист арасында ышаныч булу зур көчкә ия.
Ә роль бик катлаулы. Аның яшен генә алганда да минем яшәлгән елларым кадәр вакытны кушарга кирәк. Яшьтә генә дә түгел эш, аның авыруы, хис-тойгылары үзәк өзгеч.
Кызганычка каршы, тормыш иптәшемнең әнисе дә, үземнең әнкәй дә шундый чир белән авырып ятты. Өлкәнәйгәч, нинди язмыш көткәнен беребез дә белмибез бит. Минем шушы сәхнә әсәрендәге ролем аша өлкәннәргә җан җылысын җиткерәсем килде. Яшь вакытларында кадерле булып яшәгән кебек карт көннәрендә дә кадерле булып калсалар иде дигән теләкләремне салдым. Юкка гына адәм баласы ялгыз килә бу дөньяга һәм ялгыз китә дип әйтмиләр. Шулай ул. Парлы-парлы озын-озак бергә яшәсәләр дә барыбер берсе алдан китә бит. Һәм, әлбәттә, беренче киткән кеше бәхетле. Чөнки калганы аны кадерләп озата. Ә менә үзе кем кулына кала? Анысын беркем дә белми. Шунысы кызганыч...
Премьера барышында тамашачының реакциясен күрмәдем. Өч сәгать буе сәхнәнең бер почмагындагы караватымда үз тормышым белән яшим мин. Әмма әсәрнең залда утыручыларның йөрәгенә үтеп кергәнлеген баш игәндә күрдем. Яңадан шалтыратучылар, язучылар бик күп булды. “Тетрәндердең! Без Сәхибҗамалны мондый итеп белми идек”- диючеләр булды. Репертуарыбызда шундый матур спектакль барлыкка килде дип саныйм мин. Һәм тамашачыларны яңа иҗат мизгелендә һичшиксез “Туташ” ны килеп карарга чакырам!
Сәхибҗамалның яшь чагын Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова башкара.
–Профессиональ артистка роль никадәр авыр булса, шулкадәр эшләве кызыграктыр. Минем өчен шулай. Сәхибҗамалның образын тудырганда аның үз-үзен тотышын, сүзенең төпле булуын, хәтта тавышының көчле булуын чын мәгънәсендә уйнарга туры килде. Чөнки мин табигатем буенча йомшак кеше. Ә Туташ - көчле рухлы искиткеч хатын-кыз.
Ә иң авыры нәрсә булды дисәгез, ике Сәхибҗамалның – карты һәм яшенең бергә очрашкач, әйтелгән сүзләре, үзара диалогы дип җавап бирәм. Яшьлек картлыкка бәя бирә. “Яшәвеңнең дә, эшләвеңнең дә мәгънәсе нәрсәдә? Хатын-кыз иң элек бишек тибрәтүче ана булып яратыла. Син беркемгә дә кирәкмисең, театрга да, дәүләтктә дә, милләткә дә...”– ди ул. Әлеге сүзләр минем җанымны телгәләде. Беренче репетициядә аларны әйтергә бөтенләй телем әйләнмәде. Гел күздән яшь бәреп чыга иде. Чөнки мин – Чулпан – үз һөнәремнең фанаты. Бүген яратып, очып эшкә йөрим. Ә бер уйласаң, чыннан да картайган көнебездә артист һөнәре горурлык булырмы? Дәрәҗәсе зур булырмы? Беркем белми бит. Башта мең төрле уй... Чын дөресе шул: бу образ өстендә эшләгәндә үз һөнәремә “ал күзлекләр”не салып каравы авыр булды.
Ә тамашачы кабул итте. Уйланып кул чапты, уйланып чыгып китте кешеләр залдан. Мин моңа шатландым. Чөнки театр кешене уйландырырга тиеш. Һәм без - уйнаган артистлар һәм спектакльне сәхнәгә чыгарган режиссер - шул максатка ирештек.
Әлеге спектакль узган мизгелнең премьерасы иде. Хәзер исә “Нур” зур планнар белән яңа иҗат мизгелен ачып җибәрә һәм өр-яңа премьералар тәкъдим итә. Алар хакында театрның әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова бәян итте.
–Дәүләт планы буенча без елына 4 спектакль күрсәтергә тиешбез. Соңгы вакытта шулкадәр актив эшлибез ки, сигез спектакль чыгарган еллар да бар. Яңа ачылган 32 нче сезонга билгеләнгән беренче премьерабыз 30 сентябрьдә узачак. Башкорт драматургы Бану Каһарманованың “Яшәве рәхәт” дип исемләнгән пьесасы буенча куелган спектакльне без Дим бистәсендә уйлныйбыз. Үзебезнең театр сәхнәсенә ул октябрь-ноябрь айларында күчәчәк. Төп рольгә әле Уфа дәүләт сәнгать академиясендә “Нур” театры өчен махсус укып йөргән 3 курс студенты Азалия Мөхәммәтшина билгеләнде. Бик нык илһамланып эшкә кереште ул.
“Нур” театрында икенче премьера 20 октябрьгә билгеләнгән. Нәкъ Мостай Кәримнең туган көнендә сәхнәгә “Ай тотылган төндә” спектакле чыгачак.
2022 елның декабрендә мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы советы утырышы нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров республиканың әйдәп баручы театрларына масштаблы проектлар өчен махсус субсидия бүлергә боерды. Ул 10 миллион сум тәшкил итә.“Ай тотылган төндә” спектакле әлеге өстәмә акчаларга чыгарыла, - диде ул.
Яңа сәхнә әсәре ничәмә-ничә буын тамашачылар күңеленә, аңына салып куелган жанрда булмаячак. “Нур”лар аны бөтенләй яңача тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу хакта әсәрне сәхнәгә куючы режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин алдан кисәтә.
– Мин классиканы үзгәртү яклы түгел. Бу минем алтын кагыйдәләремнең берсе. Әмма бу очракта ва-банкка барырга җөрьят иттем. Әлбәттә, кемгәдер ошар, кемгәдер юк. Максатым бар кешегә дә ярау түгел. Бөтен кешегә дә барыбер ярап бетеп булмый ул. Мин Мостай Кәримне үсеп килүче буынга кызыклы итеп күрсәтү юлын эзләдем. Әдипнең психологик драмасы 3 сәгатькә сузыла. Хәзерге заманда алай куеп булмый. Бүген кеше тиз уйлый, тиз кабул итә. Бигрәк тә яшьләр. Сәхнәдәге вакыйгаларны тамашачы күптән аңлаган, ә режиссер белән актерлар аңламый, һаман сузалар да сузалар кебек тоелмасын өчен кыскартырга туры килде. Бу бик авыр эш, чөнки матур сузыла бит. Мостай Кәрим бит! Без әсәрнең исемен алыштырмадык, әмма жанры бөтенләй башка. “Диорама безумия” ягъни татарча әйткәндә наданлыкның, акылсызлыкның ахыр чиге дип атадык бу сәхнә әсәрен. Без өйрәнгән классик варианттан авторның тексты гына торып калды. Сәхнәдә апокалипсис- ахырзаманнан соң кешелек дөньясының барлыкка килү чоры. Костюмнар да шуңа ишарәли. Кем көчле, шул җиңә торган милләтсез кыргый сугышчылар дөньясы ул.
Әбиләр, инәйләр, сезне алдан кисәтәм! Гөлли Мөбәрәкова, Шамил Рәхмәтуллин уйнаган “Ай тотылган төн”не эзләп килеп йөрмәгез! Башыгызны катырмагыз, йөрәгегезне саклагыз! Бу спектакль сезнең өчен түгел! Театр шушы юнәлештә генә барырга тиеш димим, әмма мондый әсәрләр дә булырга тиеш. Шуны кабул итәргә әзерсез икән, килеп карагыз!
Болай дип әйткәннән соң, бармас җиреңнән барырсың, шулаймы? Әмма бара калсагыз, онытмагыз – сезне кисәттеләр!
Заманча Дивананы уйнаучы артист Илшат Салаватов:
- Башта, гомумән, бу рольне миңа бирүләренә ышанмый тордым. Аннан соң шатландым. Әйе, Шамил Рәхмәтуллин – легенда. Әйе аның Дивана роле дә легендар образ! Әмма без чыгарачак спектакль башкача бит. Шуңа да роль өстендә кыенлык белән түгел, ә кызыксыну белән эшлим. Дивана гади персонаж түгел ул. Һәр көн саен үземә яңа алымнар ачам. Рольне күбрәк пластика аша эзлим. Мин аның уйларын аңларга һәм тамашачыларга җиткерергә тырышам. Ә менә ничек килеп чыкканын бары тик тамашачы гына әйтә алачак. Безнең премьерага килеп күргәч, әлбәттә. Шуңа күрә барысын да көтеп калам!
Әлеге премьерадан тыш “Нур” тамашачыларын тагын нинди яңлыклар көтә соң? Бөтен серне алдан ук чәчеп бетермәсәләр дә, якынча әйттеләр.
Шулай итеп, декабрьдә коллектив Зөлфәт Хәким иҗатына мөрәҗәгать итәчәк. Режиссеры Илдар Вәлиев татар драматургының бик кызыклы әсәрен чыгарачак. Спектакльдә кавышу-аерылышудан читкә киткән кыю тема күтәреләчәк. Яңа елның беренче кварталында Татарстаннан килгән режиссер Айдар Җаббаровның эшен күрү мөмкинлеге булачак. Һәм инде чираттагы иҗат мизгеле рус драматургиясе белән ябылачак. Аны шулай ук чакырылган, әмма театр тамашачыларына яхшы таныш режиссер Гүзәл Әбушахманова сәхнәләштерәчәк.
Гастрольләргә килгәндә Уфа “Нур” татар дәүләт театры 30 ноябрь-1 декабрьдә Мәскәүгә җыена. Алар тарафыннан башкала тамашачыларына “Көлмәгез, мин үләм” һәм “Фатыйма” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук октябрь башында Татарстанга гастрольләр планлаштырылган. Коллектив Яр Чаллыда “Урланган яшьлек” спектакле белән Зифа Кадыйрованың юбилеенда чыгыш ясый. Бер уңайдан Мөслимдә һәм Азнакайда да спектакльләр куя.
Март аенда янә Мәскәүгә! Бу юлы инде Вахтангов театры белән алмаш гастрольләргә юлланачаклар һәм “Ай тотылган төндә” әсәрен алып барачаклар. Ә Мәскәү кунакларын “Нур” залында апрель аенда күрергә мөмкин.
Театр өчен иң шатлыклы вакыйгаларның берсе Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия апа Сираевага гыйнвар аенда 90 яшь тула. Бүген дә сәхнә түрендә булган, театр тормышы белән янып яшәгән легендар актрисаның күркәм юбилеен зурлап үткәрергә ниятләп торалар.
-Планнар зурдан, уйлар күп, эш алып барыла. Дөньялар гына тыныч булсын!- диде сөйләшү ахырында Гөлнур Халит кызы. Бүгенге көндә әлеге сүзләргә тагын ни өстисең инде?.. Күкләребез аяз, җаннарыбыз тыныч, якыннарыбыз сәламәт булсын! Бары тик театрда гына тетрәнүләр кичереп, еларга язсын. Һәм, әлбәттә, көләргә! Иң мөһиме театр дигән могҗиза иленнән буш кайтып китәрлек булмасын!
Эльмира Ибраһимова.