

Чәк-чәк Мәскәүдә дә чәк-чәк ул.
3 октябрьдә Укытучылар көне алдыннан Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә «Чәк-чәк фест» узачак. Кунаклар төрле төбәкләрдә традицион татар тәм-томнарын әзерләү серләре белән таныша алачак һәм аны ярминкәдә сатып алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта «Вести Подмосковья» яңалыклар порталы хәбәр итә.
Шулай ук концерт, мавыктыргыч викториналар һәм уеннар, осталык сәгатьләре, лекцияләр, шулай ук чәй эчү булачак.
Бәйрәмне Русия мөселманнары Диния идарәсе каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге оештыра.
Бәйрәмгә килергә теләүчеләргә электрон почтага язылып теркәлергә кирәк: marketing@halalcenter.ru.
Бәйрәм уза: Мәскәү шәһәре, Рождественка урамы, 12 (Варсонофьев тыкрыгыннан керү урыны).