

Күптән түгел Ает авылының мәдәният йортында "Кызыл балан" дип аталган бәйрәм булып үтте.
Ак калфаклы хатын-кызлар балан җимеше белән күптән таныш, шулай да бу көнне тагын үзләре өчен күп мәгьлүмат алдылар. Балан бәйрәмендә аның кыйммәтле дару сыйфаты, аны кайсылай дөрес җыеп, ничек дөрес итеп саклау, киптерү турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
Үза ачы, үзе татлы баланга багышланган күп шигырьләр, җырлар язылган. Шуларны искә төшереп, такмаклар җырланды.
Татар хатын-кызлары бер бәйрәмдә дә табынга баланнан пешерелгән аш-суны куймый калмый. Катнашучыларны бәйрәмнең ахырында түгәрәк өстәл артында баланнан әзерләнгән татар ашлары көтә иде. Балан кагы, бәлеш, балан суын авыз иттек.
Бәйрәмнән ак калфаклы хатын-кызлар күтәренке кәеф белән таралышты.