Мәдәни мохит
20 сентябрь 2023, 08:33

“Нур”да ай тотылачак

Премьера кайчан?

“Нур”да ай тотылачак“Нур”да ай тотылачак
“Нур”да ай тотылачак

Премьера кайчан?

 

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Мостай Кәримнең "Ай тотылу төндә" трагедиясе буенча спектакль әзерли.

Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәүчесе – Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.
Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше өчен рәссамнар Полина Емельянова һәм Алия Бәйрәмгуловага җаваплы.

 Пластик чишелеш белән Андрей Сорокин шөгыльләнә. Премьера 20, 21 октябрьгә билгеләнгән.

Хәзер исә барлык цехларда да зур әзерлек эшләре бара. Костюмнар тегәләр, декорацияләр ясыйлар. Музыка кораллары махсус рәвештә хәтта Казахстаннан да китерелгән!

Спектакльне театрның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Юлай Хәмитов җитәкчелегендәге оркестр бизәячәк.
Премьерада очрашканга кадәр!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас