Мәдәни мохит
14 сентябрь 2023, 06:55

Гомер кояшы баеса да, җырлары тынмас

Сәнгать дөньясы зур югалту кичерде – татар халкының моңлы җырчысы Флера Сөләйманова вафат булды.

Гомер кояшы баеса да, җырлары тынмасГомер кояшы баеса да, җырлары тынмас
Гомер кояшы баеса да, җырлары тынмас

Сәнгать дөньясы зур югалту кичерде – татар халкының моңлы җырчысы Флера Сөләйманова вафат булды.

Флера Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. 1955 елда үзенең хезмәт юлын Казанның киез кату комбинатында башлаган. Шул ук вакытта кичке мәктәптә урта белем алган. Үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән. М. Горький исемендәге Казан мәдәния сараенда Сара Садыйкова җитәкчелегендәге хорда җырлаган. 1966 елда ТАССР Министрлар  советы каршындагы радио һәм телевидение комитетында эшли башлаган.

“Моң сакчысы” премиясе лауреаты үзенең 85 яшьлек юбилеен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зур концерт белән каршы алырга җыенган...

Флера Сөләйманованың гомер кояшы баеса да, моңлы тавышлы җырчы буларак халык күңелендә мәңге яшәр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас