Мәдәни мохит
13 сентябрь 2023, 04:48

Уфада театраль декадник башлана

22-29 сентябрьдә Наил Гаетбаевның 75 яшенә багышланган театр декадасы узачак.

Уфада театраль декадник башланаУфада театраль декадник башлана
Уфада театраль декадник башлана

22-29 сентябрьдә Уфада танылган башкорт драматургы, прозаик, җәмәгать эшлеклесе, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбаевның 75 яшенә багышланган театр декадасы узачак.
Декадник 22 сентябрьдә “Нур” сәхнәсендә “Ирекнең дә чиге бар” драмасы белән ачыла. Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев. 23 сентябрьдә шул ук сәхнәдә Туймазы татар дәүләт драма театры үзенең “Кызлар, ишек ачыгыз!” спектаклен тәкъдим итәчәк. 24 сентябрьдә К. Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы - “Гашыйклар көне”н, 25 сентябрьдә  А.Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры “Синнән фатир, миннән ир” спектаклен уйнаячак.

М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры декадник кысаларында тамашачыларга “Гашыйклар көне” спектаклен тәкъдим итәчәк. Ә 26 сентябрьдә үзендә Сибай концерт-театр берекмәсен (“Чулпан” балалар театры) кабул итәчәк. Кунаклар “Ике саескан”ны күрсәтәчәк. Шул ук спектакль белән Башкорт дәүләт курчак театры да 27 сентябрьдә көндезге сәгать унбердә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече залында чыгыш ясаячак.

27 сентябрьдә М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры ишекләре дә декадник өчен ачыла. Анда ул көнне Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең И. Йомагулов исемендәге башкорт драма театры “Ничек кияүгә чыгарга?” спектаклен күрсәтә. Икенче көнне Салават башкорт дәүләт драма театры “Кызлар килде авылга” белән сөендерәчәк.

Ә инде 29 сентябрьдә драматургның “Дәрманга бай Гаетбай” дип исемләнгән юбилей кичәсе белән декадник төгәлләнәчәк .

Бар, кара, өлгер генә!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас