Мәдәни мохит
13 сентябрь 2023, 05:11

"Нур" ишекләрен ача!

Кайчан?

"Нур" ишекләрен ача!"Нур" ишекләрен ача!
"Нур" ишекләрен ача!

Уфа “Нур” дәүләт татар театры XXXII иҗат мизгелен 29 сентябрьдә Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча куелган “Туташ” спектакле белән ачачак. Бу театрның узган мизгелдәге соңгы премьерасы.

Ә яңа мизгелдә тамашачыларны Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” пьесасы буенча сәхнәләштергән яяңа премьера көтә. Спектакльнең режиссеры– Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. “Нур” коллективы һәркемгә яхшы таныш классик әсәр гадәти булмаган яктан ачылачак дип вәгъдә итә.
Әлеге вакытта сәхнәдә генә түгел, театр цехларында җитди әзерлек бара. Рәссам-сценограф Полина Емельянова җитәкчелегендә үзенчәлекле декорацияләр ясала. Костюмнар буенча рәссам Алия Бәйрәмгулова кабатланмас костюмнар булдыру өстендә эшли. Музыкаль бизәлеш өчен Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юлай Үзәнбаев җаваплы. Спектакльнең пластик чишелеше һәм хореографиясе белән Андрей Сорокин шөгыльләнә.

Яңа премьераны тамашачылар 20-21 октябрьдә күрә алачак.
Иҗат мизгеле ачылуга бер атна кала, 22 сентябрьдә, театр башкорт язучысы һәм драматургы Наил Гаетбаевның 75 еллыгына багышланган республика театр декаднигы кысаларында “Ирекнең дә чиге бар” спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев. Шлуай ук үз сәхнәсендә “Нур” Туймазы татар дәүләт драма театрын һәм  А.Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт Башкорт драма театрын кабул итәчәк.
Хәер, 29 сентябрьне көтәсе юк.  Тамашачылар өчен театр ишекләре 16 сентябрьдә үк ачыла. Җәйге яллардан соң тетар тормышын җанландырып җибәрүче беренче спектакль - Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе.

"Нур" ишекләрен ача!
"Нур" ишекләрен ача!
"Нур" ишекләрен ача!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас