

14-17 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында “Әйдә уйнарга” бөтенрусия уеннар фестивале үтәчәк. Әлеге чара республика беренче тапкыр оештырыла.
Бүген "Башинформ" агентлыгында бу фестивальгә багышланган матбугат утырышы узды. Анда республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар катнашты.
-Фестивальнең төп вакыйгасы “Уеннан мөһимрәк: Русия уеннарының роле, әһәмияте һәм үсеш ноктасы” дип аталган пленар утырыш булачак. Әлеге чара кысаларында без үзара файдалы хезмәттәшлек, алга таба багланышлар, инвестицион мәсьәләләр буенча фикер алышуны планлаштырабыз. Әлбәттә, фестивальнең географиясен булдыра алганча киңәйтергә, ил буенча кунаклар чакырырга тырыштык. Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе, Русиянең Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашачак. Киров өлкәсеннән "Яз", Октябрьский шәһәреннән "Альтернатива" эре предприятиеләре җитәкчеләре дә чыгыш ясаячак. Мәскәү өлкәсеннән механик башваткычларны уйлап табучы Владимир Красноухов белән очрашу да планга кертелгән, - дип сөйләде Александр Шельдяев.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә төрле мастер-класслар оештырылачак. Бу хакта Ленара Иванова үз чыгышында ассызыклап әйтте.
Ә гомумән, бу фествиаль уеннар һәм уенчыклар дөньясында масштаблы вакыйга, ул бөтен Русиядән уеннар, уенчыклар, иҗат өчен товарлар, балалар өчен яңа туган һәм кече, визуаль анимацион контент товарлары җитештерүчеләргә һәм тәэмин итүчеләргә, шулай ук күпләп-ваклап сату, дистрибьюторлар, һөнәр осталарына тәҗрибә алмашу һәм балалар товарлары индустриясен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итәчәк.