+21 °С
Болытлы


Мәскәүнең Троекуров зиратында Юрий Шатуновка һәйкәл ачылды. Скульпторы– Виктория Тищенко. Монумент бронзадан эшләнгән, аның биеклеге 2 метр 16 сантиметр.Скульптураны ачуга җырчының гаиләсе - хатыны Светлана һәм аларның балалары Эстелла һәм Дэннис килгән.
90 еллар легендасы, “Ласковый май” төркеменең солисты Юрий Шатунов узган елның 22 июнендә вафат булды. Үлемнең рәсми сәбәбе — миокард инфаркты. 6 сенятбрьдә җырчыга 50 яшь тулган булыр иде.