

5-6 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында “Көз романтикасы” фестивале узды. Анда Башкортстанның Милли симфоник оркестры, опера һәм балет театры солистлары чыгыш ясады. Төмән дәүләт симфоник оркестрының чыгышы шулай ук тамашачылар күңеленә хуш килде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм һәм аның хәләл җефете Каринэ Хәбирова да концерт программасын карадылар. Чарадан алган тәэссоратлары белән уртаклашып, Радий Фәрит улы:
«Хыяллар тормышка аша икән. Минем Совет мәйданында тәртип урнаштырырга һәм генерал Шәйморатовка һәйкәл куярга дигән хыялым бар иде. Эшләдек.
Мәйданда мәдәни, патриотик, күңел ачу чаралары оештырылсын дип хыялланган идем. Бүген республикада беренче тапкыр — «Көз романтикасы» фестивале. Безгә данлыклы артистлар һәм иҗади коллективлар килде. Монда меңләгән халык җыелды. Минемчә, бик шәп килеп чыкты. Хыяллар тормышка аша! Эшләргә кирәк», –дип язды.