Мәдәни мохит
6 сентябрь 2023, 07:14

“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинога төште!

Фильм ничек атала, прокатка кайчан чыга?

“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинога төште!“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинога төште!
“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинога төште!

Фильм ничек атала, прокатка кайчан чыга?

 

17 августта Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г. Камал театрының данлыклы актеры Әзһәр Шакиров турында төшерелгән “Җылак” нәфис фильмы беренче тамашачылары игътибарына тәкъдим ителде. Кино тәнкыйтьчеләр, театр әһелләре, режиссерлар, журналистлар һәм башка, сәнгать дөньясындагы яңалыкларны күзәтеп баручы һәм үз итүче кешеләр хөкеменә чыгарылды. Картинаның режиссеры һәм сценарий авторы - Алмаз Нургалиев.

Әзһәр Шәфыйкъ улының тормыш һәм һөнәри юлын тасвирлаучы фильмда төп роль яшь буенча берничә кешегә бүленгән. Артистны урта буын вәкиле буларак гәүдәләндерү “Нур” театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баяновка ышанып тапшырылган. Бүгенге көнен исә Әзһәр Шакиров үзе уйный.

- Татар дөньясында танылган иң бөек шәхесләрнең берсен уйнадым. Язмышыма бик рәхмәтлемен, Аллаһы Тәгаләгә, әлбәттә, режиссерга, миңа шундый мөмкинлек бирелгәне өчен. Бу рольне башкарып, тарихка кереп калганым өчен. Әлеге фильмда төшүне гомердә бер тапкыр була торган зур уңыш, дип исәплим. Шатмын, бәхетлемен, – ди Айнур Айрат улы. –Әйткәндәй, үзебезнең Башкортстанда да кинофильм герое булырлык зур шәхесләр бар. Әйтик, легендар актрисабыз, РСФСРның атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия апа Сираева турында фильм күрәсем килә минем.
Алмаз Азат улыннан нишләп мине сайлап алуы турында кызыксындым. Татарстанда танылган актерлар, кино актерлары бихисап ич! Ул: “Сез бер тапкыр гастрольгә килгәндә, уйнаганыгызны күрдем, эшегезне бик ошаттым, күңел түренә салып куйдым һәм бу актер белән киләчәктә хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип уйладым”, - диде.
1 сәгать 20 минут барган фильмны тамашачы бик җылы кабул итте һәм тәнкыйтьчеләр дә югары бәяләде. Зал тулы иде. Хәтта керә алмыйча калучылар да булган. Үзем исә бик күтәренке кәеф белән кайттым, алдагы көннәрдә киноның прокатка чыгуын көтәм, Башкортстанда да күрсәтелүенә өметләнәм.
Яраткан актерыбыз Айнур Баяновны әлеге зур хезмәте белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез һәм ябык күрсәтү вакытында хуплау алган фильмның якын көннәрдә прокатка чыгуын көтеп калабыз!  Афәрин, Айнур!

“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинода төште!
“Нур” театры актеры Айнур Баянов кинода төште!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас