Мәдәни мохит
6 сентябрь 2023, 11:54

Милли кием - милләт бизәге

Башкортстан халыкларының милли кием көнендә нинди чаралар көтелә?

Милли кием - милләт бизәгеМилли кием - милләт бизәге
Милли кием - милләт бизәге

Башкортстанда Республика халыкларының милли кием көнен үткәрергә әзерләнәләр. Әлеге көн республикада 2020 елдан алып елына ике тапкыр - апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләнә. Быел көзге бәйрәм 8 сентябрьгә туры килә.

Безнең төбәктә яшәүче халыкларның йолаларына һәм мәдәниятенә игътибар арттыручы бәйрәмгә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре бай программа әзерләгән.

БР Халыклар дуслыгы йорты “Кашкадан” паркында бәйрәм оештыра. Шунда ук Әбҗәлил районы тарихи костюм сакчылары хатын-кызларның түшлек экспозициясен алып килә. Алар борынгы башкорт күлмәкләрен дөрес кияргә дә өйрәтәчәк.

Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле “Урал һәм Шүлгән” хореографик спектаклендә кулланылган сәхнә костюмнарын күрсәтәчәк. Күргәзмәдә ансамбль артистлары һәм ветераннары катнашачак.

“Первомайское” мәдәният һәм ял паркында кичен Милли кием көненә багышланган шәһәр бәйрәме ачыла.

Милли музейда бу көнне “Этно стилендә бер көн” акциясе уза. Анда катнашучыларга милли киемнәр турында сөйләячәкләр. Шулай ук курай ясау, кәрзин үрү буенча мастер-класслар оештырыла.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры да әлеге көнгә чаралар планын барлады. “Киемдә – халык күңеле” проектында тамашачылар милли драматургия спектакльләре костюмнарының фотосурәтләрен күрә алачак. Кием тарихына сәяхәтне онлайн-лекция барышында рәссам Нурия Габидуллина һәм Алия Бәйрамгулова үткәрә.

Фото: arhvest.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас