

“Авыл бетә”, “авыл үзгәрә”, “авылда тормыш сүнә” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ни аяныч, күп очракта бу чынлыкка туры килә. Әмма иң кызганычы, күпләрнең шул сүздән ары китмәве... Зарланырга кем дә булдыра ул. Ә авыл яшәсен, анда тормыш гөрләсен дип нидер эшләүчеләр, тырышучылар гына бик аз. Ләкин шулай да “силсәвит тиеш” дип көтеп ятмый, авылдашларын җыйган, бергә туплаган, төрле чаралар үткәреп, үзара аралаштырган кешеләр бар әле. Бүздәк районы Арслан авылында яшәүче Земфира белән Илдар Сибагатуллин –шундыйлардан. Клубта эшләмәсәләр дә, мәдәни тормыш белән янып яшәүче эшкуарлар гаиләсен “авылның энерджайзеры” дип йөртәләр.
Арслан авылы халкының (күптән читкә чыгып киткәннәренең дә, туган җирендә гомер иткәннәренең дә) күңеленә үтеп кереп, барлык кайгыларын бергә күтәреп, шатлыкларын бергә бүлешеп яши алар. Зимфира шәхси кибет тота, сәүдә итә. Илдар төзелеш эшләре белән мәшгуль. Авыл җирендә яхшы яшәү өчен төп шарт – кулыңнан эш килергә тиеш. Ә Илдар турында “алтын куллы” диләр якташлары. Нинди эшкә тотынса, шунысын җиренә җиткереп эшләп куя. Үгезләр асрыйлар, күпләп кош-корт үстерәләр.
–Казлар, күркәләр, үрдәкләр – барысы да бар. Быел менә бүдәнә да алып карадык. Ничек икән дип беләсе килә иде. Әкәмәт икән! Бәләкәй чакларында күсе баласы кебек кенә иделәр. Читлектән чыгалар да китәләр. Хәзер үстеләр инде, һәркайсы 200 граммлы (!) була, – дип көлә Зимфира. – Күркәләр үрчетү ошый. Кош-кортның бер тәүлеклеген сатып алып үстерәбез. Елга буена төшергән юк. Заманына карап, кошлары да җайлашадыр инде. Каз-үрдәге дә ул кадәр йөзәргә су сорап тормыйлар, дигәндәй.
Әннәм сез шәһәрдә дә яши аласыз, ди ул. Әмма мин авылдан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Шәһәрнең тавышы ярамый, килешми ул безгә. Товарга гына барып кайтканда да чирли язып кайтабыз.
Земфираның әнисе Самара Әкрам кызы Камаева укытучы булып эшләгән. Табигате буенча да, эше кушуы буенча да актив кеше. Аның тормыш иптәше Нуриян Заһир улы Кунафин да үз вакытында комсорг эшен башкарган, бригадир булган активист кеше. Икесе дә авылда хөрмәтле кешеләр. Әнә шул хөрмәт хисе аларга мәчет салуны оештырып, башлап җибәрергә булышкандыр да инде. Хәзер мәчет авылга нур чәчеп тора.
–Муллабыз Рамил абый Азаматов азан яңгыратса, авыл өсте тагын да ямьләнеп китә. Хәтта урамда исерекләр дә кимеде, ышанасызмы?!
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә укучылары җыелып, әннәгә чәчәкләр бүләк иттеләр. Үземә биргәннән болайрак сөендем. Шундый әннәм бар, шундый әттәм бар. Безнең әтигә 85 яшь. Күз тимәсен, егетләр кебек йөгереп йөри. Алар үрнәгендә яшибез. Без дә булдыра алган кадәренә өлгерергә, авыл тормышын җанландырырга тырышабыз, – дип сөйли Зимфира.
Былтыр Арсланда, күп еллар онытып торганнан соң, беренче тапкыр сабантуй оештырылган. Артистлар чакырмый, үз авылларының үзешчәннәре белән концерт куйганнар. Трактор арбасын сәхнә итеп, аны сәхнәдән болайрак матур итеп бизәп, чыгыш ясаганнар. Әйткәндәй, Зимфираны тирә-якта тамада буларк та яхшы беләләр. Ә Илдар – алыштыргысыз диджей. Нинди чара булса да, музыкаль яктан бизәү аның өстендә. Шулай итеп, төрле якларга, шәһәр һәм авылларга сибелеп яшәгән йөзләгән якташлары җыелган.
– 30-40 ел күрмәгән авылдашлар кайтты. Чын мәгънәсендә Кочаклашу көне булды ул. Һәм тагын горурлану көне. Авылдашларыбыз арасында атказанган нефтьчеләр, атказанган табиблар, “алтын скальпель” ияләре дә бар икән бит.
Былтыр аралашуга нигез салынгач, быел авылдашлар бер җәй эчендә хәтта ике тапкыр очрашкан. Июнь башында гөрләтеп сабантуй оештырсалар, августта “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәменә җыелганнар.
Әлбәттә, яшерен-батырын түгел, чара оештырабыз дию белән авыл халкы дәррәү кузгалмый. Шулай да әйдәп йөрүчеләр янына актив кешеләр туплана.
–Әннәләр заманында мәдәни тормыш гөрли иде. Аннан бер вакыт халык үз эченә йомылып бетте. Менә хәзер яңадан чыга, аралаша башладылар. “Саумысыз, авылдашлар” үткәргәндә күргәзмә оештыргач, авылда искиткеч оста куллы кешеләр бар икәнен күрдем. Арабызда Светлана апа Азаматова, Зөһрә апа Насыйрова, Айгөл Юмагулова кебек матурлык тудыра белүчеләр булганда күңелләрдә дә матурлык яшәр, авылыбызда да тормыш гөрләр әле! – дип ышана Зимфира.
Әйе, Зимфира белән Илдар Сибагатуллиннар кебек “туган җирем” дип янып яшәүче гаиләләр булганда, “авыллар сүнә” дип гомумиләштереп сөйләргә ашыгырга кирәкмидер. Авылларны яшәтүне һәркем үзеннән башларга тиештер, бәлки? Булдыра алганча, әлбәттә, кулыннан килгәнчә. Әмма сүз белән түгел, ә эш һәм гамәл белән.
Эльмира Ибраһимова
Светлана Азаматова:
–Мендәрләрне пенсиягә чыккач ясый башладым. Нәрсә беләндер шөгыльләнәсе, күңелдәге матурлыкны тышка чыгарасы килде. Һәрвакыт иҗат итәргә яраттым. Мин кешегә ияреп түгел, үземчә эшлим. Интернеттан караганым юк, карый да белмим. Бизәкләрне уйлап чыгарам, фантазияне эшкә җигәм.
Мендәрләремне сатканым юк. Балаларга, туганнарга бүләк итеп бирәм. Күңел өчен эшләгәч, сатасы да килми ул. Башта фантазия күп. Тормышка ашырырга вакыт кына җитсен. Авылда яшибез бит .
Айгөл Юмагулова:
–Мин Туймазы районы Булат авылыннан килен булып төшеп, шушы авылда гомер кичердем. Кул эшләренә алынып китүем кызык кына килеп чыкты. Кызларым кияүгә чыктылар да бер-бер артлы оныклар туды. Яшь әни булгач, кызларның интернетта бала киеменә күзләре төшә башлады. “Әни, карале, нинди матур пинеткалар! Карале, нинди пледлар!” – дип миңа да күрсәтәләр. Бәйлә димәсәләр дә, мин дә кызышып киттем. Булдыра аламмы икән дип тотындым. Ыргак белән бөтенләй бәйләп караганым юк иде. Оныклар тугач, дәрт өстәделәр. Энә белән дә, ыргак белән дә бәйлим. Кыш көне вакыт күп ул. Кул эше үзе дә күңел тынычлыгы бирә. Ә эшләп бетергәч, тагын канәгатьлек тә аласың. Пинеткалар, башмаклар, сумкалар бәйләп бүләк итәм. Пледларга озаграк вакыт кирәк. Әмма рам ясап, казакларын казаклап, эшли башлагач, буш вакытың булган саен тизрәк эшләү ягын карыйсың. Үзенә тартып кына тора, озакка сузарга вакыт бирми.
Зөһрә Насырова:
–Үз кулың белән эшләгән әйберне бүләк итү аеруча рәхәтлек бирә ул. Андый бүләк истәлекле, кадерле була. Күңел җылысы салып эшләнә. Бөтен кеше дә кул эше белән утырмый. Безнең гаиләдә яраталар инде. Кызым Гүзәл сәйләннәр тезеп, төрле әйберләр ясый. Яшь чакларда Себер тарафларында йөрдек без. Шунда ул түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, өйрәнгән иде. Хәзер инде үз гаиләсе белән яши. Әмма кул эшләрен ташламый. Улым Салават шкатулкалар, агачтан төрле әйберләр эшләп бүләк итәргә ярата.
Ә мин картиналар эшлим, гөлләр бәйлим. Бөтен гомерем мәктәптә үтте. Вожатый да булдым, дәресләр дә укытылды. Балалар белән төрле кул эшләренә алына идек .
Алмаздан мозаика – бөртекле эш. Пинсет белән һәркайсын урнаштырып утырырга туры килә. Яратам, ошый. Буш вакытларны телевизор караганчы, файдалы эш белән үткәрәсең. Буш вакыт дигәне кыш көне була инде. Җәен алар белән утырырга вакыт юк. Бакча карыйбыз, эре мал тотмасак та, кош-корт үстерәбез. Сезонлы эш бу безнең.
Бәйләгән чәчкәләремне саткаладым бераз. Тузан җыйгач, ямьсезләнәдер дип борчыласы юк. Аларны рәхәтләнеп юып була, сыйфаты үзгәрми.