

Ата-бабаларыбыз урман байлыкларына, су чыганакларына сак караган, кадерен белгәннәр.
Җир астыннан чыккан саф чишмә суы алар өчен изге дә булып саналган.
Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан өрүчеләр, күл, елга, инеш, диңгезгә тормыш бирүчеләр. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Һәр чишмәнең үз атамасы, үз моңы, үз җыры, үз тарихы бар. Бакалы районы Яңа Балыклы авылы янында да чишмәләр бик күп һәм, шунысы куанычлы, соңгы елларда аларны чистарту, тарихи йолаларыбызны яңарту буенча күп эшләр башкарыла.
Челтер-челтер аккан чишмәләребез кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Мин сөйлисе чишмәнең тарихы бик кызыклы.
Борын заманнарда бу Веденеев дигән боярның җирләре булган. Җырлый-җырлый Томырҗа тау астыннан чишмә агып ята. Авылдан ике чакрым еракта булса да, хатын-кызларыбыз көянтә-чиләк белән чәйгә суга, самавыр чистартырга, кер чайкарга шунда йөргәннәр, ә кичләрен яшь-җилкенчәк кичке уенга җыелган, кыз белән егет вәгъдә куешкан, ә туйларда яшь киленгә су юлын күрсәткәннәр.
Чишмә суы саф, чиста, тәмле генә түгел, шифалы да. Аның даны тирә-якка таралган. Бик бай кешенең кызы чирләп киткән һәм чишмә суының шифасы турында ишетеп, ул аны бирегә алып килгән. Аны юындырган, суны эчергән, әмма, авыруы көчле булу сәбәпле, кыз савыга алмаган. Бай шушы вакыйгадан соң ел саен чишмә янына килеп, кызын искә ала һәм көмеш тәңкәләр агыза торган булган. Авыл халкына да бу тарих билгеле булгач, шушы кыз хөрмәтенә аны Байгөл дип атыйлар.
Мәктәп балалары белән без аның тарихын язып алдык, чишмәне тазартып тордык. Республикабызда авылларны төзекләндерү, яшелләндерү буенча барган акцияләрдән дә читтә калмыйбыз. Менә Байгөл чишмәсен төзекләндерү өчен дә Наил Шәйдуллин һәм Радик Гафуровка мөрәҗәгать иттек. Чыккан урынын табып, чистартып, 5 метр торба суздык. Янына гына өстәл һәм утыргыч куйдык. Самавыр чишмәбезгә ямь өсти.
Шушы эшләр эшләнгәч, Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары биредә халкыбызның борынгы йолаларын искә төшерү, яшьләргә күрсәтү максатыннан күркәм чара үткәрде. Анда Илеш районының Карабаш авылыннан “Сәрбиназ”, Бакалы районының Катай авылыннан “Умырзая”, Яңа Балыклы авылының “Туганайлар” ансамбльләре катнашты.
Бәйрәм парад формасында башланып китте. “Туганайлар” Байгыл чишмәсенә мәдхия җырлап, тау итәгеннән җиләк җыйды. Шулай ук яланда самавыр чистартып, чәй эчтек. Бер төркем кызларыбыз киленгә вәгъдә балдагы бүләк итүне, такыя үрүне күрсәтсә, кеченәрәк балалар белән берлектә “Биш ташлы”, “Тычкан һәм мәче” уеннарын уйнадык. Шулай ук Сания Улямасованың такмакларын тыңладык, “Алинур” дигән кичке уенны тамаша кылдык.
“Умырзая” ансамбленең чыгышы да бай эчтәлекле булды. Ансамбльнең яшь һәм талантлы әгъзасы Данияр Заһировка сокланмаган кеше калмагандыр. Танылган җырчы Фәүл Габдуллинның чыгышы тамашачыларның күңеленә май булып ятты.
Халкыбызның милли хазинәсе, алъяпкыч, түбәтәй, калфак, читек-кәвеш, чигүле мендәр тышлары, сөлгеләр турында мәгълүмат бирелде. Бәйрәм башыннан ахырына кадәр җыр, шигырь, бию белән үрелеп барды.
Илешлеләр - “Сәрбиназ” ансамбле “Сөмбелә” бәйрәмен күрсәтте. Аларның киемнәрендә миллилек, нәфислек, йөзләре нур чәчеп тора. Бәйрәмдә “Зәңгәр чиләк” халык җырын, җырлы-биюле “Косилка-молотилка”ны җиренә җиткереп башкардылар.
Венера Ганиева тизәйткечләр әйтеп таң калдырса, Рәзифә Сәлимгәрәева -мөнәҗәтләр башкару остасы. Яшь башкаручы Илмир Гыйльметдиновның чыгышын барысы да яратып кабул итте.
Чарада Бакалы авылы җирлеге башлыгы Владимир Семенов, Бакалы мәдәният йорты җитәкчесе Илгизәр Хөсәенов чыгыш ясадылар, оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Җырчы Рәмилә Габдрахманова, башкала кунаклары Фәйрүзә Сатаева, Наил Латыйпов чыгышлары һәммәсенең күңеленә хуш килде.
Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җмитәкчесе Люция Вафина чара ахырында барысына да рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.
Чарага авыл халкының күпләп җыелуы да сокландырды. Әлеге чараның максаты да изгедән бит: ул чиста суга мохтаҗлык арта барган заманда балаларыбызга суның – табигый байлык икәнен аңлату һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү. Без, үз чиратыбызда, ташландык хәлдәге чишмәләрне тергезү, онытылып баручы йолаларны өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Әйткәндәй, Русиянең байтак төбәкләрендә су чыганакларын барлау, чистарту, төзекләндерү эшләре башланды. Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе дә бу эшкә актив кушылды. Бу башлангычны республикабызның төрле районнарында эшләп килче башка бүлекчәләре дә күтәреп алыр һәм дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Рәсимә ШӘЙДУЛЛИНА.
Бакалы районы.