Мәдәни мохит
1 сентябрь 2023, 17:19

"Сез – дөньядагы иң яхшы яшьләр"

Шулай диде төбәк җитәкчесе республика яшьләренә. 

Бүген “Уфа-Арена” боз сараенда Белем көненә багышланган диско-шоу үтте.

Яшьләр өчен оештырылган чарага 5 меңнән артык өлкән сыйныф укучылары һәм башкала студентлары килгән иде. Аларны республика җитәкчесе Радий Хәбиров сәламләде.

“Тәү чиратта сезне яңа уку елы башлану белән котлыйм, уңышлар телим! Һәм иң мөһиме – мин бүген монда сез дөньядагы иң яхшы яшьләр дип әйтергә килдем. Сез көчле, сәләтле, үз дигәнегезгә ирешүчән. Вакыт үтәр һәм сезнең буын Башкортстанның үсеше өчен җавап бирер. Ә әлегә безнең буын республиканы алга этәрә. Мин туган якта яшисе, укыйсы һәм эшлисе килерлек булсын дип телим. Үз йортыңда, үз Ватаныңда яшәү һәм эшләү – чынлап та, зур бәхет”, – дип, Радий Фәрит улы яшьләргә иң изге теләкләрен юллады.

Бу кичтә сәхнәдән студентлар һәм укучылар өчен матур сүзләр яңгырады. “Русия студент язы – 2023” фестивале лауреатлары һәм катнашучылары концерт номерлары бүләк итте. Чараны яшьләр төркемнәре әзерләгән җыр-биюләр бизәде.

Бүген һава торышы бераз еламсырап торса да, яшьләр аңа игътибар итмәде булса кирәк. Аларның йөзләрендә елмаю иде. Киләчәккә зур өметләр белән янган егет-кызлар чарадан күтәренке рухта таралышты. Ә алда аларны җитди уку елы көтә. Уңышлар гына юлдаш булсын.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас