

Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова-Иделбаевага «Уфа шәһәренең почетлы гражданы» дигән исем бирелде.
Гөлфия Юнысова — башкорт шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе, драматург, журналист, Башкортстанның Язучылар союзы һәм Журналистлар союзы әгъзасы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ул балалар өчен язылган шигырьләре һәм җырлары белән танылды. Фольклор образларын файдаланып, шагыйрә сабыйлаарны хайваннар, табигать һәм кешелек дөньясы белән таныштыра. Студент елларында ук Гөлфия Азнагол кызының «Миңа өч кенә» һәм «Зәңгәр тубым» дигән ике җыентыгы дөнья күрә.Гөлфия Юнысованың әдәби мирасында өлкәннәр өчен дә шигырьләр бар.
Ул шулай ук төрле телләргә тәрҗемә ителгән 25 китап, 150дән артык җыр авторы. Шигырьлар шәлкеме Русия һәм дөнья халыкларының 25 теленә тәрҗемә ителгән.
Гөлфия Иделбаева — Башкортстан тарихында берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге депутат булып сайланган бердәнбер журналист һәм язучы.