

Чакмагышлылар бу көнне дә искә алды.
“Кичә, 30 август, Чакмагыш авылының документлар буенча район булып оешкан көне иде. Шул вакыйгага багышлап район музеенда "Туган жирем - сиңа җырым " дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
Кичәдә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Кичәнең төп өлеше үзешчән композитор Зөһрә Хәйдәршинаның иҗатына багышланды.
Зөһрә - күпкырлы талант иясе: жырчы да ул, гармунчы да, шагыйрә дә. Кичә барышында туган якның шагыйрәнә җанлы иҗатчылары Рәсимә Ильясова, Рәзифә Сәләхова, Рәвис Сабитов, Ясирә Нәбиева, Рәзифә Сәхәпова җанга газиз иҗат байлыклары белән уртаклашты. Бай күңелле иҗатчы дуслар туган якка, туган җиргә сөю белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде. Туган җиргә чиксез сөю саклаган якташлар, райондашлар бу көнне көтеп алды. Халык бик күп җыелды, район үзәгеннән ерак авыллардан да килгән дуслар безнең бердәмлекнең, иҗат рухлы, бай күңелле булуыбызны тагын бер раслады”, - дип күңелле хәбәр салды “Өмет”нең хөрмәтле дусты Ясирә ханым Нәбиева.