

Бигрәк тә авыл кешесенә.
Соңгы елларда күп кенә районнарда Сабан туе, авыл бәйрәмнәреннән тыш, урам бәйрәмнәре дә уздырыла башлады. Мәчетле районы Олы Ака авылында да "Урам бәйрәме" булачак икән” ,- дигән сүз өйдән-өйгә, кешедән-кешегә, күршедән-күршегә күчте.
“Элек тә бер булган иде, без ул чакта бәләкәй идек”, "Яңгыр яумаса ярар иде, көне нинди булыр икән?"- дигәнрәк сүзләр дә йөрде.
Бәйрәм Тынычлык урамында – “Соцгородта” башланып китте. Матур бакчалар алдында өстәлләр, скамьялар тезелде, кемдер үз урындыгы белән чыкты. Барсы да матур итеп киенгәннәр, һәрберсенең кулында – матур-матур гөлләмәләр, пешкән ризыклар, үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимешләр. Бәйрәмне авыл мәдәният йорты методисты, урындагы “Ак калфак”хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Миләүшә Хафизова башлап җибәрде. Җыр артыннан җыр агылды, авыл, урам тарихыннан истәлекләр сөйләнде, авылның билгеле шәхесләре исемнәре аталды, читтән кайтучылар олы кунак булды.
Җәйге матур көннәрне истә калдырырлык итеп, дуслар, туганнар, күршеләр белән күрешү өчен бер сәбәп бит ул. Олы Ака авылында узган ямьле чара да күңелле истәлекләр белән күңелгә кереп оялады, алдгы елларда да шундый очрашулар уздыру кирәк булыр дигән уйга шытым бирде.
Урындагы татар Автономиясе оешмасының актив әгзасы, татар теле укытучысы, жюри әгзасы Альбина Сәгыйть кызы Нырыева бу бәйрәм тәэссоратлары белән уртаклашып, башка авылларда яшәүче дуслары йөрәгенә дә яхшы очкын салды.
Бәйрәм бервакытта да артык булмый, бигрәк тә авыл кешесенә!