Мәдәни мохит
30 август 2023, 11:06

Классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә

13 сентябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында Санкт-Петербургның Ф.Шаляпин исемендәге музыка театрының “Төньяк симфония” симфоник оркестры чыгыш ясаячак.

Классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртәКлассик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә
Классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә

13 сентябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында Санкт-Петербургның Ф.Шаляпин исемендәге музыка театрының “Төньяк симфония” симфоник оркестры чыгыш ясаячак.

Әлеге үзенчәлекле концерт чарасына багышланган матбугат конференциясе бүген  "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында үтте. Анда "Уфанет" җәмгыятенең генераль директоры Искәндәр Бәхтияров, "ЯН" продюссерлык үзәге җитәкчесе Нәзирә Яппарова, продюссер Сергей Бархатов катнашты.

Алар 13 сентябрьдә классик музыка яратучылар өчен Россини, Пуччини, Бизе, Глинка, Бородин, Щедрин, Дунаевский һәм башка композиторларның танылган әсәрләре яңгыраячагын сөйләделәр. Симфоник оркестр белән Русиянең иң танылган дирижерларының берсе Фабио Мастранджело җитәкчелек итәчәк. Аны хәзерге музыкаль дөньяда иң танылган итальян дип атарга мөмкин. Ул матбугат конференциясенә килгән журналистлар белән видео элемтә аша сөйләште.
- Уфа тамашачысы белән кабат очрашуны дулкынланып көтәм. Моңа кадәр Илдар Абдразаков чакыруы буенча Уфага опера театрына барганым бар иде. Уфага, гомумән Русиягә гашыйкмын. Мин егерме еллап биредә яшим, Күптән инде Русия гражданины булдым, 20 ел тирәсе монда яшим.  Музыка популяр булган ике ил бар: аның берсе Италия булса, икенчесе Русия. Русия музыкантлары белән эшләве рәхәт, чөнки алар уйнау техникасын камилләштерү юлында.

Нәзирә Яппарова үз чыгышында  Башкортстанда классик музыка күльтурасының  югары булуын билгеләп үтте. Ул җитәкләгән "ЯН" продюссерлык үзәге тарафыннан оештырылган класссик музыка марофоны бик популяр икән. Күптән түгел ул Бәләбәй узган һәм бик күп тамашачылар җыйган.
Чарада катнашучылар бертавыштан классик музыканы аңлаган кешенең тирән фикер йөртүен ассызыклап үтте. Шуңа да “Төньяк симфония” симфоник оркестры программасыннан читтә калмагыз, җәмәгать.

Классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә
Классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас