Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
30 август 2023, 14:18

“Бабай утары”нда сынчылар очрашты

III Төбәкара агачтан сыннар ясаучылар бәйгесе гөрләп узды.

“Бабай утары”нда сынчылар очрашты
“Бабай утары”нда сынчылар очрашты

III Төбәкара агачтан сыннар ясаучылар бәйгесе гөрләп узды.

 

- Август аенда “Бабай утары”нда III Төбәкара агачтан сыннар ясаучылар бәйгесе һәм I Халыкара акварельчеләр Арт-Симпозиумы узды.
Татар халкының әкият-легенда мотивлары буенча ясалган "Кәҗә белән сарык", "Тулпар", "Әкиятче бабай", "Хан әтәч" һәм башка сыннар музей комплексының тагын бер бизәгенә әверелде.
Халыкара Арт-Симпозиумда катнашкан Үзбәкстан, Санкт-Петербург, Смоленск, Волгоград, Түбән Новгород, Екатеринбург, Волгоград, Омск, Курган, Башкортстан һәм Татарстан рәссамнары да музей комплексына татар халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган искиткеч гүзәл картиналарын калдырды.

Чара кысаларында кунаклар өчен татар халык ашларын әзерләү буенча осталык дәресләре, күңелле сабантуй, татар атларында аударыш бәйгесе оештырылды, – дип хәбәр иттеләр Туймазы районы татар конгрессында.

“Бабай утары”нда сынчылар очрашты
“Бабай утары”нда сынчылар очрашты
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: