

6 сентябрьдә «Ласковый май» төркеменең легендар солисты Юрий Шатуновка 50 яшь тулган булыр иде... Аны онытмыйлар, аны яраталар. Якташыбызның юбилее уңаеннан Башкортстанда истәлекле чаралар үткәреләчәк. Мәсәлән, Күмертауда артист укыган мәктәп-интернат бинасында мемориаль тактаташ ачылачак.
– Юрий Шатунов монда 1982 - 1984 елларда укыган. Ул чакта уку йорты Ю. Гагарин исемендәге 2нче мәктәп-интернат дип аталаган. Гимназиябыз бинасына мемориаль тактаташ кую инициативасы белән безгә Мәскәүдән җырчының фанатлары мөрәҗәғать итте. Мемориаль тактаташ Новосибирскида эшләтелде, - дип белдергән гимназия директоры Шайморат Тимербулатов “Башинформ” хәбәрчесенә.