Мәдәни мохит
27 август 2023, 14:11

Көтеп алынган премьера уңышлы узды

Бүген Уфаның “Родина” кинотеатрында Амир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе һәм «Муха» студияләре төшергән «Төньяк Амурлары» мультфильмы күрсәтелде.

Көтеп алынган премьера уңышлы уздыКөтеп алынган премьера уңышлы узды
Көтеп алынган премьера уңышлы узды

Бүген Уфаның “Родина” кинотеатрында Амир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе һәм «Муха» студияләре төшергән «Төньяк Амурлары» мультфильмы күрсәтелде. Чара Русия кино көненә багышланды.

Анимацион фильм төшерүчеләр зур һәм кечкенә тамашачыларны фойеда ук каршы алды. Алар белән бергәләп фотога төштеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Балалр өчен - күчтәнәчләр, килгән кунаклар өчен фурше әзерләнгән иде.

Көтеп алынган премьераның сюжет үзәгендә башкорт халкына бәйле тарихи фактлар ята. Көчле Йомагуҗа, акыллы Кылысбай, умартачылар Ихсан белән Усман, яшь Габит 1788 елда рус-швед сугышында һәм 1812 елда Ватан сугышында катнаша. Соңрак кыю көрәшчеләр сафына Габитның кызы Әгъдәлия дә кушыла.

 Фильм параллель рәвештә башкорт һәм рус телләрендә яңгыратылган. Шуңа күрә нинди телдә карарга тамашачы үзе хәл итә ала.

Проектка бик күп күренекле шәхесләр җәлеп ителгән. Мультфильм геройлары Лилия Гомәрова, Аскар Абдразаков, Әминә Шәфыйкова, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Айдар Галимов кебек күренекле шәхесләр тавышы белән сөйләшә.  

Башта тулы метражлы анимацион фильм 31 августта республика кинотеатрлары экраннарына чыгачак, ә 12 октябрьдән бөтен ил буенча күрсәтеләчәк. Бу —Башкортстанда төшерелгән һәм  Русия прокатына чыккан беренче мультфильм.

Көтеп алынган премьера уңышлы узды
Көтеп алынган премьера уңышлы узды
Көтеп алынган премьера уңышлы узды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас