Мәдәни мохит
27 август 2023, 04:35

Күркәм чарадан читтә калмагыз!

Бүген «Геройлар вакыты»  Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының рәсми өлеше үтәчәк .

Күркәм чарадан читтә калмагыз!Күркәм чарадан читтә калмагыз!
Күркәм чарадан читтә калмагыз!

Уфада «Геройлар вакыты»  Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы үтә. Ул легендар комдив, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның туган көненә багышлап оештырыла.

Кичә Совет мәйданында «Геройлар вакыты» патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт  үтте.

Бүген көндезге сәгать биштә программаның  рәсми өлеше башлана.  Почетлы каравыл, байраклар чыгару, бүләкләү тантанасы узачак. Программада җиңүчеләр белән беррәттән чакырылган артистлар да катнашачак. Уфа тамашачылары каршында җырчы Мәрьям Мирабова, театр һәм кино актеры, җырчы һәм композитор Иван Замотаев, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы Игорь Демарин, Русиянең атказанган артисты Варвара, актер, композитор, продюсер һәм җырчы Глеб Матвейчук, җырчы Инна Рудник, Ингушетиянең халык артисты Таисия Повалий, "Республика" төркеме, опера җырчысы Аскар Абдразаков һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Күркәм чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас