Мәдәни мохит
27 август 2023, 17:40

"Геройлар дәвере"нә йомгак ясалды

Бүген Русия Герое, легендар комдив, Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулу уңаеннан Уфаның Совет мәйданында тантаналы чара һәм “Геройлар дәвере” Бөтенрусия патриотик җыр фестиваленең йомгаклау өлеше үтте.

"Геройлар дәвере"нә йомгак ясалды"Геройлар дәвере"нә йомгак ясалды
"Геройлар дәвере"нә йомгак ясалды

Бүген Русия Герое, легендар комдив, Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулу уңаеннан Уфаның Совет мәйданында тантаналы чара һәм “Геройлар дәвере” Бөтенрусия патриотик җыр фестиваленең йомгаклау өлеше үтте.

Тантана һәйкәл янына почетлы каравыл чыгудан башланды. Мәйданга Русия, Башкортстан байраклары һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы кертелде. Туган илен сагында Һәлак булган хәрбиләрне искә алып, күпмилләтле Башкортстан халкы исеменнән мемориалга чәчәкләр салынды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатовның ил тарихындагы аерым зур роль уйнавын билгеләде. Шулай ук Радий Фәрит улы Шәйморатов медален «Ватан» ирекле отряды хәрбиләренә тапшырды.

- Без заманыбызның чын геройларын билгеләр өчен генерал Шәйморатов орденын һәм медален булдырдык. Генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырыла. Бүген без тагын бер проектка – почетлы каравыл белән Хәтер вахтасына старт бирәбез. Һәр шимбә, нинди һава торышы булуына карамастан, ел әйләнәсенә һәйкәл янында почетлы каравыл торачак. Бу хокукны беренче булып иң яхшы яшьармиячеләр ала.

Патриотик җырларның яңгыравы безнең өчен бүген аеруча мөһим. Шуңа да конкурста катнашучыларның һәм кунакларның барысына да рәхмәт белдерәм! - диде Радий Хәбиров.

Ул «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы җиңүчеләренә төп бүләкләрне тапшырды.
Бәйрәм программасында җиңүчеләр һәм махсус чакырылган артистларның чыгышлары үрелеп барды. Уфалылар каршында җырчы Мәрьям Мирабова, театр һәм кино актеры, җырчы һәм композитор Иван Замотаев, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы Игорь Демарин, Русиянең атказанган артисты Варвара, актер, композитор, продюсер һәм җырчы Глеб Матвейчук, җырчы Инна Рудник, Ингушетиянең халык артисты Таисия Повалий, "Республика" төркеме, опера җырчысы Әскар Абдразаков чыгыш ясады.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас