Мәдәни мохит
26 август 2023, 16:05

Патриотик җырлар яңгырый

Уфаның Совет мәйданында «Геройлар вакыты»  Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы башланды.

Патриотик җырлар яңгырыйПатриотик җырлар яңгырый
Патриотик җырлар яңгырый

Уфаның Совет мәйданында «Геройлар вакыты»  Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы башланды. Әлеге чара легендар комдив, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның туган көненә багышлана.

Кичке сәгать алтыда «Геройлар вакыты» патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узды. Конкурсның жюриен җитәкләгән (аңа Нур Даутов, Җәмил Әбделманов, Резеда Петрунина, Артур Шәрипов керә) Русиянең атказанган артисты Ольга Кормухина кичә ахырында үзе дә  концерт программасы белән чыгыш ясады.

Быел конкурска Русиянең 22 төбәгеннән өч номинация буенча 403 гариза кабул ителгән. Аларны Белгород, Тамбов, Төмән, Ростов, Владимир, Ырынбур өлкәләре, Татарстан, Дагстан, Адыгея, Хакасия, Марий Эл,Чуваш республикалары, Ставрополь, Приморье крайлары, Санкт-Петербург, Архангельск, Краснодар, Мәскәү, Владивосток шәһәрләреннән һәм Башкортстанның төрле почмакларыннан җибәргәннәр. Финалга исә Русиянең 17 төбәгеннән 58 композиция узды.

Август кичләре салкыная төшсә дә, Совет мәйданындагы үзгә бер атмосфера, дулкынландыргыч җырлар җыелучыларны җылытып торды. Алар чыгыш ясаучыларга кушылып җырлады, моңланды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас