

"НУР" студиясенең татар төркеменә укучылар кабул ителә.
"Нур" театры каршында эшләп килүче Балалар театр студиясе VII иҗат мизгелен ача.
Ике ел элек студиядә татар төркеме ачылды. Быел да эшен дәвам итәчәк бу төркемгә яшь талантларны чакырабыз.
Татар төркеменә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр укучылар кабул ителә. Анда түбәндәге юнәлешләр буенча дәресләр үткәреләчәк:
- актерлык осталыгы, сәхнә теле, вокал, хореография. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.
Шулай ук студиядә кече, урта, өлкән һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Кояшкай” төркемнәре эшли.
27 августта 18:00 сәгатьтә “Нур” театрының Кече залында ата-аналарны оештыру җыелышына чакырабыз.
Адресыбыз: СССРның 50 - еллыгы урамы, 36нчы йорт
Тулырак мәгълүмат өчен: 89177601342 - Ленария, 89174269556 – Айгөл.