

25-27 августта Санкт-Петербургта үтәчәк Башкортстан көннәре кысаларында Башкорт дәүләт курчак театры Дәүләт академия хор капелласы каршындагы мәйданчыкта чыгыш ясаячак. Коллетив анда “Курчак-бәйрәм”уен програмасын күрсәтә.
Шулай ук тамашачылар Башкорт курчак театрының «Гуси-лебеди» музыкаль әкиятен, «Муха-Цокотуха» спектаклен һәм Александр Пушкинның«Таш кунак» пьесасы буенча сәхнә әсәрләрен күрәчәк.
"Муха-Цокотуха" спектаклен Уфада 2016 елда Яр Чаллыдан режиссер Игорь Клюев куйды. Спектакль һәрвакыт аншлаглар җыя. Өч ел элек Башкорт дәүләт курчак театры артисты Татьяна Кузьменко куйган «Гуси-лебеди» урыс халык әкиятен быел майда Яр Чаллы шәһәрендә үткән төбәкара фестивальдә «Иң яхшы актёр ансамбле» номинациясендә лауреат дипломы белән билгеләнде.