Мәдәни мохит
23 август 2023, 07:33

Галим туган җирдә булдык

"Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас".  

Галим туган җирдә булдыкГалим туган җирдә булдык
Галим туган җирдә булдык

"Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас".

 

“Сәхибҗамал" төбәк оешмасы һәм Башкортстан мөслимәләр берлегеннән бер төркем ханымнар Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга әзерлек кысаларында 22 августта Татарстанның Әлмәт районына сәфәр кылды.

Бөек мәгърифәтченең туган авылы Кичүчатта мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова кунакларны уникаль экспонатлар белән таныштырып, шөһрәтле мөфти, галим, әдип турында гына түгел, ә халкыбыз тарихы һәм кәсепләре, аеруча милли сөлге нәкышлау сәнгате, андагы бизәкләрнең серләре һ.б. хакында кызыклы мәгълүмат ирештерде. Музей хезмәткәрләре белән җанлы фикер алышуда яшь буынга тәрбия бирүдә, замандашларыбызга Ислами дәгъватта иң отышлысы -- Ризаэддин Фәхретдин мирасына таяну икәне әйтелде. Аның: "Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас", – дигән нәсыйхәтенә ярашлы, шушы өч терәкне: динебез Исламны, Туган телебезне, милли йолаларны саклау һәм һәрдаим куәтләү кирәклеге ассызыкланды.

Габдрахман авылында мәһабәт өр-яңа бинада һәм аның каршындагы иркен мәйданда урнашкан "Туган авыл" музеен күреп соклану, ике авыл мәчетендә җәмәгать белән өйлә һәм икенде намазларын уку күңелләргә рухи дәрман, алдагы гамәлләргә фәһем бирде.

Динә Морзакаева.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас