

Ходайның яраткан балаларының берсе ул. Безне никадәр сөендерә, күзләр тимәсен.
Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөенечле яңалыгы белән уртаклашкан. Ул легендар «Зәңгәр шәл» җырын яңартып чыгарган. Шулай ук, бик тиздән, Сәидәнең татар халык җырларыннан торган җыентыгы да дөнья күрәчәк икән.
– 29 август көнне «Су буйлап» дип исемләнгән беренче татар халык җырлары альбомы барлык музыкаль мәйданчыкларда чыгачак. Әлеге җырны шулай ук минем альбомда ишетә алачаксыз, – дип хәбәр иткән җырчы.
«Бу – гасырлар буе килгән бабаларыбызның рухы бит. Ул йөрәктә яши. Әфәрин!»:
«Гаҗәеп матур һәм моңлы җырлыйсың, Сәидә! Синең кебек беркем булдыра алмый»;
«Рәхмәт сиңа, Сәидә, халкыбызның искиткеч кешесе!»;
«Искиткеч матур яңалык!» – дип җылы комментарийлар ирештергәннәр Сәидәнең виртуаль дуслары.
«Тизрәк «Зәңгәр шәл»не кино итеп төшерергә кирәк. Мондый Мәйсәрә – эталон», – дип комментарий калдырган Тинчурин артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева да.
ЗӘҢГӘР ШӘЛ
Татар халык җыры
Карлыгачкай кара, муены ала,
Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала.
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Атадан бала яшьләй калса,
Күкрәк көчләре белән, абау, бәгырем, мал таба.
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Чыганак: Интертат.
Фото: