Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 август 2023, 20:18

Башкортстан яшьләре Флаг көнен бәйрәм итүдә катнашты

Бөрҗән районында Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены – 2023» IV Яшьләр гражданлык форумында катнашучылар флаг көнен бәйрәм итүдә катнаштылар. Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында «Триколор» тасмаларын тарату буенча патриотик акция узды. Шулай ук форумда катнашучылар Русия триколоры стилендә аквагрим ясады, СВО катнашучыларына хатлар язды һәм Инсебикә кыясының башына флаг белән күтәрелде.

Кич белән яшьләр #Встанем акциясендә катнаштылар, «кул кысу» символын күрсәттеләр, ул җиңүчеләрнең ике буыны бердәмлеге һәм теләктәшлек ишарәсе булып тора.

Белешмә. “Яшьләр җыены – 2023” 22-25 август көннәрендә Бөрҗән районында палаткалы лагерь форматында уза. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1000нән артык яшь кеше, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда белем алучы Башкортстан  яшьләре, шулай ук яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Читайте нас: