+20 °С
Облачно


Ратмир Мәвлиев Курчак театрын үзгәртеп төзү эшләре барышы белән таныштырды. Үзенең социаль челтәр битләрендә ул бинаның тышкы эшләре башлануын, витраж конструкциясе урнаштырылуын хәбәр итте.
“Ел ахырында театр нәни тамашачылар өчен үз ишекләрен ачарга тиеш”, - диде башкала хакимияте башлыгы.
Театрны реконструкцияләү Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында башкарыла. Аның өчен “Мәдәният” милли проектына караган бу эшкә 1,5 млрд сум акча бүленгән.