

Җәйге йокы тәмам. Ата-аналар чатлары җанлана башлады...
**
Баланы мәктәпкә әзерләдек. Чыгымнарга караганда кияүгә биргән кебек булды.
**
-Ни өчен мәктәпкә 1 сыйныф укучылары гына ашкынып бара?
-Алар ничә ел укысын белми бит әле.
**
-Әни, журналистларга кеше алдаган өчен күп түлиләрме?
-Нәрсә дип алдыйлар?
-“Балалар 1 сентябрьне шатланып көтеп алды” диделәр. Шулай алдарга ярыймы?
**
1 сентябрь. Класс җитәкчесе укучыларга:
-Я, балалар, тикшереп карыйк әле. Җәй эчендә күп нәрсәне оныттыгыз микән?
-Апа, Сез кем?
**
1 сентябрь – каникулга 273 көн генә калды!
**
-Әни, 1 сентябрьдә укытучыга чыннан да ташкабаклардан гөлләмә бирәләрме ул?
-Әйе, кызым, әйе. Синең ташкабакларың әзер! Йокла!
**
1 сентябрь. Әнисе улының бәйрәмчә фотосын эшләргә тырыша.
-Улым, елмай инде!
Улы:
-Әни, мин сентябрьдән майга кадәр елмаймыйм!
**
Әти, укытучы бүген миңа: “Алма агачыннан ерак төшми”, – диде. Ул нәрсә дигән сүз?
– Яле, әйт, дуңгыз, – нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!!
**
Әбисе белән оныгы телевизор карап утыра, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:
- Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? - дип сорый.
- Чирләмәсеннәр өчен! - ди әбисе.
**
– Мәктәптә укыганда мин дөньяда иң авыр һәм эчпошыргыч эш дәрес хәзерләү дип уйлый идем.
– Ә хәзер?
– Ә хәзер иң авыр һәм эчпошыргыч эш балаң белән дәрес хәзерләү дип уйлыйм...