Мәдәни мохит
18 август 2023, 13:38

Туган телне бел, кадерең артыр

Татарча язарга сәләтле балалар «Глаголица» әдәби бәйгесендә планшет ота ала.  

Туган телне бел, кадерең артырТуган телне бел, кадерең артыр
Туган телне бел, кадерең артыр

Татарча язарга сәләтле балалар «Глаголица» әдәби бәйгесендә планшет ота ала.



Татарча шигырьләр һәм хикәяләр язарга сәләтле 10-17 яшьлек балалар «Глаголица» халыкара әдәби бәйгесендә планшет ота ала, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«2014 елда Казанда оешып киткән «Глаголица» премиясе төбәк бәйгесеннән халыкара дәрәҗәгә үсте. Хәзер бәйгегә Русиянең бөтен төбәкләреннән һәм 30 илдән эшләр килә», – диде «Глаголица» премиясе җитәкчесе Гөлшат Вәлиева.

Гөлшат Вәлиева сүзләренчә, быел финалга 130 автор чыгачак. Алар Казанда 5 көнлек әдәби аланда, Казан буенча экскурсиядә катнашачак, Татарстан халыкларының мәдәнияте, традицияләре белән танышачак, күренекле язучылардан дәресләр алачак. Болар бөтенесе бушлай. Җиңүчеләргә планшет тапшырыла. Әдәби бәйге 10-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Номинацияләр 10-13 һәм 14-17 яшьләргә бүленгән, ягъни бала һәр номинация буенча якынча үз яшьтәшләре белән ярыша.
Эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Финал этабы 16-21 ноябрьдә Казанда әдәби алан форматында үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, 130 финалист өчен юлламалар бушлай булачак. Тулырак мәгълүмат белән бәйгенең сайтында танышырга мөмкин.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас