Мәдәни мохит
16 Августа 2023, 04:39

Зур бүләккә ия булдык

Җыр-моң китергән шатлык.

Зур бүләккә ия булдыкЗур бүләккә ия булдык
Зур бүләккә ия булдык

Җыр-моң китергән шатлык.

 

“Борай районының "Җитенкәй"фольклор төркеме (җитәкчесе Альбина Нәфыйкова) гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, халык авыз иҗатын, халкыбыз җырларын саклап калу өчен бар көчен салып эшли, районыбызда үткән төрле чараларда катнаша.

Республикабызда уздырыла килүче "Җырлыйк әле" төбәкара фестиваль-конкурсында катнашуыбыз безгә искиткеч шатлык китерде – абруйлы жюри әгъзалары безне 1нче урынга лаек дип тапты һәм диплом белән бергә кыйммәтле бүләк – гармун белән бүләк иттеләр. Юлда кайтканда ук төркемебезнең алыштыргысыз гармунчысы Флүс Шәрифҗанов беренче булып гармунның басмакларына басты, җырлатты, биетте.

Һәркемнең сөенече, рәхмәте чиксез иде. Без бит хәзер шундый матур тавышлы, өр-яңа гармун көенә репетицияләр ясаячакбыз!

 Уңышларыбызны күреп кирәк икән, кимчелекләребезне вакытында төзәтеп эшкә дәртләндереп торучы тырыш, таләпчән җитәкчебез Люция Вафинага, Бөтендөнья татар конгрессына, аның каршында эшләп килгән "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисовага безне шулай югары бәяләгән өчен чиксез зур рәхмәт”,– дип яза Борайның сәнгать осталары.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас