Мәдәни мохит
12 август 2023, 05:05

500 мең сумлык аты белән килгән

“Дуслар сатылмый”, ди Вилнур Галимов.

500 мең  сумлык  аты  белән килгән500 мең  сумлык  аты  белән килгән
500 мең сумлык аты белән килгән

Әлеге мәлдә Баймак районының Графское күле янында үтүче Башкорт токымлы атларның икенче  халыкара фестиваленә Авыргазы районының  Төрембәт  авылыннан Вилнур Галимов  үзенең  “Руся” исемле аты белән  килде. Ул “Ылак” милли уенда катнашачак.

Вилнур әйтүенчә,  аның аты 12 июньдә, Русия  көнендә туган. Шуңа күрә малкайга  шундый гадәти булмаган кушамат биргәннәр.

“Руся алмачуар төстә.  Мин балачактан  шундый  ат турында хыялландым. Аны күргәч тә, хуҗаларыннан миңа  сатуларын сорадым.  Ләкин алар малкайны  сатудан баш тарттылар. Күңелсезләндем, әмма күңел ниндидер  могҗизага өметләнде. Һәм ул могҗиза булды: берникадәр вакыттан соң миңа Русяны саттылар. Хәзер атыма  8 яшь. Ул көчле, сабыр, акыллы һәм бик тугры. Без бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз. Шуңа күрә “Ылак”  уенда бергәләп катнашабыз”, - ди Вильнур Галимов.

Егет әйтүенчә, үткән ел бер делегациянең  вәкилләре Русяны  500 мең сумга сатарга үгетләп караганнар.  Ләкин хуҗа бу тәкъдимне кире каккан. “Дуслар сатылмый",  ди Вильнур Галимов.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас