Мәдәни мохит
11 Августа 2023, 05:57

"Җыр һәм патриотлык бергә үрелгән

26-28 августта Уфада композиторлар һәм җырчы-шагыйрьләр арасында “Время героев” икенче бөтенрусия конкурсы узачак.

"Җыр һәм патриотлык бергә үрелгән"Җыр һәм патриотлык бергә үрелгән
"Җыр һәм патриотлык бергә үрелгән

26-28 августта Уфада композиторлар һәм җырчы-шагыйрьләр арасында “Время героев” икенче бөтенрусия конкурсы узачак. Проектның төп максаты – балалар һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, патриотик җырлар жанрын популярлаштыру.

“Время героев” конкурсы һәм җиңүчеләрнең гала-концерты Уфаның күркәм урыны – Совет мәйданындагы Миңнегали Шәйморатов  һәйкәле янында узачак. Фестиваль дә легендар комдивка багышлана һәм аның туган көне уңаеннан үткәрелә.

Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчеләр өч номинациядә бүләкләячәкләр: “Автор сүзләре”, “Композитор”, “Автор җыры”. Чарада ике телдә – рус һәм башкорт телендә генә иҗат итүчеләр катнаша ала.

БР мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә 120гә якын гариза кабул ителгән. Гала-концертта Ольга Кормухина, Денис Майданов, Марьям Мирабова, Александр Коган, Игорь Демарин, Варвара, Глеб Матвейчук, Инна Рудник, Екатерина Гладышева кебек рус эстрадасы вәкилләре катнашачак.  

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас