Мәдәни мохит
11 август 2023, 05:48

“Ак калфак”лылар гөрләтте!

“Җырлыйк әле” “Бабай утары”нда...

“Ак калфак”лылар гөрләтте!“Ак калфак”лылар гөрләтте!
“Ак калфак”лылар гөрләтте!

“Җырлыйк әле” “Бабай утары”нда...

 

“Ак калфак татар хатын-кызлар оешмасы Салават шәһәре бүлекчәсе Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары”нда узган "Җырлыйк әле" фестиваленда катнаштылар. Бәбигә исем кушу йоласын күрсәтте осталар.

 3 августта 18 кешедән торган конкурсантлар төркеме Аллаһка тапшырып, зур автобуска төялеп юлга чыктык. Андый чакырылган чараларга йөрүе бик җинелдән түгел. Бу юлы безгә иганәчеләр бик зур ярдәм иттеләр. Автобус блән тәэмин итү өчен шәһәрнең ветераннар оешмасы рәисе Гүзәл Кадыйм кызы Хөснуллина, “Аллагуат” оешмасы рәисе Фәнит Фәрит улы, “Агыйдел” КДС рәисе Хәкимов Равиль Мирсәет улы, шулай ук Рәфис Габделхай улы Кантюков һ.б. ярдәм кулын сузды.
Шулай итеп, «Җырлыйк әле» фестиваль-конкурсында катнашып, үзебезгә зур фәһем алып, диплом белән бүләкләндек.

Гүзәлләр булдырган гүзәллек конкурсында кул эшләре белән катнашкан Дәүлетшина Рәсимә Сәхиулла кызы да диплом белән бүләкләнде.

Сәяхәттән йөреп кайткач, иганәчеләребезне кунакка чакырып, түгәрәк өстәл оештыроып, тәмле чәйләр эчеп, зур бәйрәмнән алып кайткан тәэссоратлар белән уртаклашып, активиситларыбызга,  иганәчеләребезгә дә истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Конкурс-фестивальдә катнашкан балаларга медальләр бирелде.

Бу чараны үткәрүдә Салават шәһәрен ТВсы да читтә калмады. Үзләренең алтынга тиң вакытларын бүлеп, безгә зур игътибар биреп,  чарада катнаштылар. Бик күңелле булды. Алдагы елларда да конкурсларда катнашырга насыйп булсын!” – дип яза Салават шәһәренең “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Вәсилә Бәширова.

“Ак калфак”лылар гөрләтте!
“Ак калфак”лылар гөрләтте!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас