

«Сандугач» фольклор вокал ансамбле быел март урталарында Иглин районы Акбирде авылында оештырылды.
Коллективта әлегә сигез сандугач. Ансамбльне оештыруның нигезендә татар халкының жырларын, биюләрен, фольклорын тамашачыга житкерү максаты ята. Инша Аллаһ, алдагы репертуарларга татар халкының уен коралларын да (сорнай, кашык, гармун, кубыз) өстәргә зур теләк бар.
Акапелло жырларга да өйрәнәбез. Әлегә кызлар белән ике тавышка жырлыйбыз. Минем фикеремчә, ике тавышка житкереп жырлау яңа коллектив, үзешчән ансамбль өчен бик яхшы башлангыч. Коллектив бик тату, кызлар яңа фикерләре белән уртаклаша, аларны тизрәк тормышка ашырырга омтыла. Әлегә сәхнәгә чыгарлык һәм сәхнәләштерелгән өч композициябез бар... Коллективта сәхнәгә беренче тапкыр баскан кызлар да бар, әлбәттә. Алар инде, кыюлыкларын арттырып, халык арасында сәләтләрен күрсәтеп, шул ук вакытта үзләренең дә, тамашачының да күңелләрен күтәрә.
Бу көнгә кадәр үзебездә, Акбирдедә, оештырган концертларда, район күләмендә үткән «Каймак бәйрәмендә», район Сабантуенда чыгыш ясадык. Халык безнең чыгышларны бик жылы кабул итте, алкышларга күмде.
Ансамбльнең житәкчесе һәм аккомпаниаторы – Акбирде авылы клубы мөдире Илнар Илдус улы Диниев.
Коллективның чыгышларын күргәч, кушылырга теләк белдерүче хатын-кызлар да артты. Аллаһ боерса, яңа сезон башлануга (август азакларына) сандугачлар артыр дип ышанабыз. Киләчәктә матур чыгышларыбыз белән республика күләмендә үткән бәйрәмнәрдә катнашу хыялы белән яшибез.
Нигә коллективның исеме «Сандугач»мы? Моның җавабы да гади генә – беренче өйрәнгән жырыбыз «Сандугач, күгәрчен» булды. Халкыбыз күңеленә җырлар сандугач моңнарыдай ирешеп торсын дип, шундый исемне сайладык. Өметебез акланыр дип ышанабыз, дип яза ансамбль әгъзасы Алсу Галиева.