Мәдәни мохит
7 август 2023, 10:28

“Җир кендеге”ндә очрашу

55нче географик координатлар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында.

“Җир кендеге”ндә очрашу“Җир кендеге”ндә очрашу
“Җир кендеге”ндә очрашу

55нче географик координатлар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында.

 

55нче географик координатлар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак түгел бу җирне билгеләгән мачта, стелла да куелган. Нинди урын икәне дә язылган. Бик хикмәтле урын ул. Кушнаренко халкы бу урынны “Җирнең кендеге” дип тә атый.

29 август көнне биредә бик матур бәйрәм узды. Авылдашлар, якташлар һәм килгән кунаклар монда рәхәтләнеп күңел ачты, гамьле аралашты. Географик истәлекле урын Түбән Сәет авылына ерак түгел, Чәрмәсән елгасының аръягында урнашкан. Бу хикмәтле җирне популярлаштыру өлкәсендә Югары Сәет авылы клубы җитәкчесе, җырчы, композитор Резида Сабитованың тырышлыгы ифрат зур. Әлбәттә, район хакимияте вәкилләренең һәм район башлыгы Марат Латыйповның булдыклылыгы, башлангычларны хуплап торулары нәтиҗәсе бу! Очрашу форматында гамәлләштерелгән җыен алмагачлыкта – “Туган җирдә – җир җылысы, туган телдә – җан җылысы” исеме астында узды.

Бу матур, чын-чыннан халыкчан бәйрәмдә Кушнаренко районының төрле авылларыннан гына түгел, ә ут күрше булган башкалабыз Уфадан, Чакмагыш, Благовар, Нуриман районнарыннан һәм хәтта ки Мәләвез шәһәреннән иҗат әһелләре, оста куллы кәсепчеләр катнашты.

Концерт программасы бик ямьле иде. Аның кысаларында танылган шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, заманында үзе дә Кушнаренко районына килен булып төшкән Дилә Булгакова, билгеле язучы Халисә Мөдәрисова да бәйрәмгә килеп, шигъри гөлләмәләре аша нур өстенә нур өстәделәр. “Сәхипҗамал” иҗтимагый оешмасы вәкилләре булган туташлар һәм ханымнар да гаять актив булды.

Фестивальдә катнашучылар 55⁰N 55⁰Е уникаль координаталарга ия булган бу хикмәтле җирне популярлаштырган өчен Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Кулларында сандугач сайрата торган оста сәнгатькәрләр, җырчы кызлар-егетләр бу яланны, авыл урамнарын милли җыр-моңнарга күмде. Әллә каян үзенә чакырып, күңелне иләсләндергән көйләр өйдә утырганнарны да урамга, капка төпләренә дәште, бәйрәмгә чакырды. "Туйда тукмак та бии", дигәндәй, бәйрәм сәхнәсен бизәүчеләргә кушылып, өлкәннәргә кадәр аякларын язып, рәхәтләнеп биеде.

Афәрин, сәетлеләр! Киләчәктә дә актив булып, берләшеп, матур итеп эшләгез, яшәгез, ял итегез. Сез моңа бик тә лаек!

Юлай НИЗАЕВ. 

“Җир кендеге”ндә очрашу
“Җир кендеге”ндә очрашу
Читайте нас