

Гүзәл табигать кочагында урнашкан кечкенә Бәйрәш авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп узды.
Авыл халкы телендә “Нәзкәй күле” дип йөртелгән урында ул көнне иртә таңнан җанлылык тынмады. Сәүдәгәрләр рәтләргә тезелешеп үз товарларын тәкъдим итәргә, авыл халкы кунаклар каршыларга әзерләнде: самавырлар кайнады, кайнар чәйләр өлгерде, күптән кипкән күл төбе урынында өстәлләр тезелде, хашлама белән пылауның хуш исе танауларга кереп кытыклады…
Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары бер вакыт җиткәч таралыша, туган авылына кунак булып кына кайта. “Саумысыз, авылдашлар!” чарасы бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаганнан соң чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда, район үзәге Бүздәктә яшәгән тамырлары Бәйрәш авылына бәйле һәммәсе җыелган иде.
Бәйрәш авылы район үзәгеннән 18чакрым ераклыкта, боргаланып аккан Көязе елгасы ярында урнашкан, 284 еллык тарихы булган кечкенә авыл.
Авылда су тегермәне булган. Кырчылык, малчылык белән шөгыльләнгәннәр. 1906 елда мәчет теркәлгән. Авыл мәчете бер-ике фотода сакланган әле. Мәчетнең указлы мулласы Сабитов Мәгъсум абый белән Марс, Фәрит абыйларның картәтисе Ямгетдин карт була. Мәчетнең арткы диварыннан михраб чыгып торган. Шунда бик күп бала - чага укырга йөргәне дә билгеле. Соңгы халык исәбен алу буенча авылда 89 кеше яши. Тагын шуны да искәртеп үтәсем килә: Бүздәк районындагы әлеге вакытта исән бердәнбер Герой-ана исемен йөрткән Фәһия Шәрәфетдин кызы Ергизова Бәйрәш авылында үзенең төпчек улы Фәнзил гаиләсендә яши. Фәһия апага 92 яшь. Ул үзенең тормыш иптәше Ягъфәр Гиндулла улы белән ун балага гомер биргән. Кызганычка каршы, Ягъфәр абый бик яшьли гүр иясе була.
Авыл картаеп барса да, яшь гаиләләр дә килеп төпләнеп тора әле, чөнки авыл район үзәгеннән ерак түгел. Барлык йортларга да диярлек су кергән, һавасы саф, иң мөһиме: авыл тыныч җирдә урнашкан. Мал-туар асрыйм дигән кешегә дә бөтен мөмкинлекләр бар.
Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмыйлар, кайтып йөриләр, очрашалар. «Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме көнендә иртәдән үк һава торышы да матур булып, кояш нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты. Бәйрәмне оештыручы Ергизова Раушания Әнәс кызы, ул җитәкләгән Уран авылы мәдәният йортында эшләп килгән “Миләшләрем” җыр ансамбле, бәйрәм кунаклары чараны моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бизәде. Каран авылы биләмәсе башлыгы Валерий Владик улы Исхаков чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм барышында һәр авылдаш үзенең истәлекләре белән бүлеште, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Муллакаев Шамил хәзрәт үзенең тәбрикләү чыгышында Бәйрәш авылы халкының бетмәс рәхәттә яшәвен, мондый чараларның тормышыбызда бәрәкәт һәм муллыкны арттыруын теләде, әрвахларга багышлап дога кылды. Раушания Әнәс кызы авылда яшәгән һәрбер гаиләгә тукталып, бергә озак яшәүчеләрне дә, яшь парларны да искә алып, билгеләп үтте.
Барлык авылдашлар үзләренең сый-нигъмәтләре, күчтәнәчләре, күпереп пешкән тәбикмәкләре белән килгән иде. Шунда ук “Иң тәмле тәбикмәк” конкурсына йомгак ясалды.
Бәйрәмне милли уеннар дәвам итте. Кечесе дә, олысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Шушы чараны оештыруга зур көч салган Раушания Әнәс кызы Ергизовага, финанс ярдәме күрсәткән Рәмзия Сәүбән кызы Рапиевага, Фәрит Канзафар улы Мөхәммәтҗәновка, Илгиз Гапсаттар улы Ергизовка һәм авыл халкына рәхмәтләребезне белдерәбез.
Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен дигән теләк белдереп таралышты халык. Бәйрәм тәэссоратлары халык хәтерендә озак сакланыр. Бәйрәш авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!
Бу күркәм бәйрәм турында безгә даими авторыбыз Зөлфия Мансурова язып салды.