

Салават Фәтхетдинов инде 35нче ел август аенда үзенең концертлары белән тамашачыны сокландыра.
Быел да 1 августта ул яңа концерт сезонын башлап җибәрде. Салават Фәтхетдинов концертын карап кайткан “Интертат” хәбәрчесе: “Салават абый сөйләргә оста инде, йотлыгып тыңлап утырасың. Күбесенчә җырчы үзе сөйләде”, – дип язган.
Билгеле булуынча, Салават Зәки улы афоризмнар, шаяртулар сөйләргә дә оста. Әлеге концертында ул хатын-кызлар турында болай дигән:
“1995 елда мин беренче тапкыр хатын-кызлар турында шигырь яздым. Альфред Якшимбетов шуңа беренче тапкыр көй чыгарды.
Хатын-кыз дигәннән, хатын-кызны аңлавы бик авыр. Кайвакыт алар үз-үзләрен дә аңламый. Хатын-кызга “юк” дип әйткәнче, “әйе” дип котылу әйбәтрәк, ә үз фикереңне аңа аңлату мөмкин түгел.
Хатын-кызны аңларга кирәкми, аны яратырга кирәк. Ирләрне аңларга кирәк, ә яратучысы табылыр”.
Килешәсезме?